Уфа табиблары – Дүртөйледә
Республикада гади халыкка медицина ярдәме күрсәтү системасында күркәм үзгәрешләр бермә-бер артты: яңа ФАПлар ачыла, сәламәтлекне ныгыту, кешеләрне кабул итеп, медицина тикшерүе үткәрү максатыннан модульле күчмә бригадалар оештырыла.
Модульле күчмә бригада ул – зур булмаган бүлмәчекләрдә пациентны тикшерү өчен медицина җиһазлары урнаштырылган зур автобус. Андагы табиблар бригадасы авылларга, шәһәрләргә барып, җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Шундый бригадаларның берсе үткән атнада Дүртөйле районында булды. Өч көн дәвамында ак халатлы белгечләр районда яшәүчеләрне кабул итеп, аһ-зарларын тыңлап, медицина тикшерүе үткәрде. Эш сәфәребез вакытында безгә дә кабул итүне ничек оештыруларының шаһиты булырга туры килде.
Район дәваханәсе территориясенә килеп туктаган автобусны табуы авыр булмады – ул үзенең зурлыгы, махсус логотибы белән әллә каян күренеп тора. Вакыт бик иртә булуга карамастан, кеше бик күп җыелган: һәркемнең Уфадан килгән табибларга күренәсе, белгеч киңәшен ишетәсе килә.
Дөресен әйтергә кирәк, автобус эченә үтүе җиңел булмады – ул халык белән шыгрым тулы иде. Чират урамга ук сузылган. Тәртип саклап, баскан абый-апаларның берсе чыгуга икенчесе кереп китә. Алар безнең белән әңгәмә вакытында башкала табибларының килүенә бик шатланулары турында әйтте. “Бигрәк тә УЗИ белгеченә күренергә тырышабыз. Бушлай булуы да шатландыра”, - диделәр алар.
Ничек итсәк иттек, автобус эченә үтү бәхетенә ирештек. Табиблар врач-невролог Татьяна Возякова, акушер-гинеколог Наталья Черепанова, кардиолог Розалия Кудрякова, УЗИ бүлеге табибы Эльвира Чех, лор-табиб Гүзәл Сәләхова иртәнге сәгать тугыздан авыруларны кабул итә башлаган. Барлык бу эшләргә Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең медицина статистикасы кабинеты мөдире, Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы Марат Идият улы Сәетов кураторлык итә.
Эшләреннән аермаска тырышып, табиблардан ипләп кенә кабул итүне ничек алып барулары белән кызыксындык:
- Безнең төп максат – район халкына практик ярдәм күрсәтү, сәламәтләндерү, үлем очракларын киметеп, гомер озынлыгын арттыруга булышлык итү, - дип аңлатты безгә табиб Гүзәл Мәхмүт кызы Сәләхова. – Мондый күчмә кабул итүләр алдан билгеләнеп куела. Алар бөтен Башкортостанны үз эченә ала диярлек. Заманча модульдә невропатолог, кардиолог, гинеколог, УЗИ белгече эшли. Теләгән кеше электрокардиограмма эшләтә ала. Дөрес, бездәге кебек белгечләр районның үзендә дә бар. Ләкин без аларның эш киеренкелеген – ә ул бик зур - бераз булса да җиңеләйтергә тиешбез: райондагы табиблар белән фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, бер-беребезне өйрәтәбез. Бу да – безнең максат. Бу автобус КАМАЗ базасында эшләнгән. Ул бик уңайлы.
- Өч көн дәвамында яшәү, туклану мәсьәләсен ничек хәл иттегез? – дип кызыксындык.
- Безне бик яхшы урнаштырдалар! Дүртөйле район хакимиятенә нык рәхмәтлебез, - диде Гүзәл Мәхмүтовна. – Заманча, җылы кунакханәгә урнаштык. Туклану белән дә проблема юк. Пациентларны иртәнге тугыздан кабул итә башлыйбыз. Сигез сәгатьлек эш көне инде. Арыйбыз, әлбәттә, әмма зарланмыйбыз. Документация эше күп. Документларны башлыча электрон рәсмиләштерүгә күчсәк тә, модульдә эшләгәнлектән, монда андый нәрсә юк. Арысак та, бер көнне кичен хәтта концертка да барып килдек әле.
- Кайсы белгечләргә халык күбрәк килә? – дип тә сорадык.
- Иң күбе УЗИга киләләр. Күпләрнең невролог белән кардиологка күренәсе килә. Һәрбер пациентка тиешле игътибарны бүләргә, ярдәм итәргә тырышабыз.
Әйткәндәй...
2021 елның 3 аенда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе кысаларында Башкортстанда табиблардан 6 бригада оештырылып, алар 6 районда эшләгән.
Күчмә эшләргә барлыгы 14 профильдәге 30 табиб җәлеп ителгән. Поликлиника шартларында 1140 кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән: шуларның 807се – авыл җирендә, 333е шәһәр җирендә яшәүчеләр.
“Здравпоез” белгечләре тарафыннан 1087 кеше медицина тикшерүе үткән.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2021 елның 18 февралендә дөнья күргән 233-А санлы приказына ярашлы, 19 апрельдән 8 октябрьгә кадәр табиб бригадалары республиканың тагын 10 районына – бу 46 авыл дигән сүз – чыгагачак.
Руфина Таҗиева.
Иточник: omet-rb.rbsmi.ru